ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

 

Бүген, Россия көне алдыннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.


Парламентта мондый чара инде күркәм гадәткә әверелде. Бүген 11 җәмәгать судьясы (аларның өчесе әлеге вазифага беренче тапкыр билгеләнгән) таныклыкларга ия булды.


«Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин, җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итеп. – Икенче яктан, нәкъ менә сез кешеләрнең судларга карата ышанычын формалаштырасыз. Чөнки җәмәгать судьялары институты суд системасының нигезендә ята».


Бүгенге көндә Татарстанда 188 җәмәгать судьясы эшли, шуларның 62 проценты — хатын-кызлар. «Бу безне бик тә куандыра, чөнки гүзәл затларга карарлар кабул итү өчен бик тә кирәкле гаделлек һәм кешелеклелек кебек сыйфатлар хас», - дип искәртте республика парламенты башлыгы.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр