ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Социаль челтәрләрдә хәбәре таралган автобуслар һәлакәте Татарстанда булмаган 

 

Мессенджерларда таралган видеодагы автобуслар катнашындагы юл һәлакәте Татарстанда булмаган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

 

Кичә популяр мессенджерларда юл һәлакәте видеосы таралды. Кулланучылар Казаннан Соль-Илецкига баручы автобус һәлакәткә очраган дип хәбәр итте. 

 

“Әлеге видео башка туристик автобуслар авариягә очраган җирдә төшерелгән. Әлеге һәлакәт 9 июньдә Сочиның Адлер районында булган. Татарстанның монда бер катнашы да юк”, - диделәр министрлыкта. 

 

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга дөрес булмаган мәгълүматка ышанмаска киңәш итә, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

 

 

 

 

Мессенджерларда видеосы таралган автобуслар һәлакәте Татарстанда булмаган

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/12/187924/


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр