ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Башкала халкы әҗәткә баткан


1 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, башкала халкының коммуналь хезмәтләр өчен 1,2 миллиард сум күләмендә әҗәте бар.


Нигездә, казанлылар “Казэнерго” (90 миллион сум), “Энергосбыт” (100 миллион сум) оешмаларына бурычлы. Араларында әҗәтләре 300-400 сумга җиткән кешеләр дә бар.


Әҗәтләрнең уртача зурлыгы 73 мең сумны тәшкил итә. Бурычлылар исемлегендә Дәүләт Думасы депутатлары, эшмәкәрләр, эре оешма җитәкчеләре дә бар.


Бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләр өчен җыелган әҗәтләре исә күпкә азрак – 14 миллион сумны тәшкил итә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!