ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Боинг”та һәлак булганнарның 37сенең гаиләсенә компенсация түләнгән

 

“Боинг”та һәлак булганнарның 37сенең гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләнгән. Калганнары өчен хәзер документлар әзерләнә.


Һәлак булганнарның гаиләләренә компенсация Татарстан Министрлар Кабинетының резерв фондыннан түләнә. Бу хакта республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез, 17 ноябрьдә “Казан” аэропортында “Татарстан” авиакомпаниясенең “Боинг 737” очкычы һәлакәткә очрады. Фаҗигадә очкычның 44 пассажиры һәм 6 кешедән торган экипаж һәлак булды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!