ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Тукай районында яшәүче ир-ат ауда юлдашына аткан

 

Тукай районында 63 яшьлек ир-ат ау вакытында ялгышлык белән юлдашына аткан. Яраланган ир хастаханә юлында җан биргән.


24 ноябрьдә, аучылар алдан сөйләшкән урынга килеп, коралларын әзерли башлый. Берсе ялгышлык белән мылтыгын машинага таба бора һәм атып та җибәрә. Ядрә машина янында торган икенче аучыга тия. Атучы шундук яралы юлдашын машинага салып хастаханәгә кузгала. Әмма 53 яшьлек ир юлда җан бирә. Саксыз аучыга карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр ителә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!