ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Боинг”ның ике хезмәткәренең туганнары судка мөрәҗәгать итәргә җыена

 

Казанда һәлакәткә юлыккан “Боинг 737” очкычы экипажы составында булган Наталья Герасимова һәм Инга Гарифуллинаның туганнары “Татарстан” авиакомпаниясен судка бирергә җыенуларын хәбәр иткән. Алар экипаж әгъзаларының 100 мең сумга гына иминиятләштерелгән булуы белән килешми.


Наталья Герасимованың ире блән Инга Гарифуллинаның туганнан туган апасы бу хакта “Эфир” телеканалының “Тема” тапшыруында белдергән. Моңарчы “Татарстан” авиакомпаниясе экипаж әгъзалары гаиләләренә матди ярдәм күрсәтергә җыенуын белдергән иде. Әмма әлегә төгәл сумма хәбәр ителмәде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!