ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда демографик рекорд куелган


Башкалабызда демографик рекорд куелган. 2013 елда Казанда 21 мең 533 (11 мең 43 малай, 10 мең 490 кыз) бала туган. Әлеге күрсәткеч Идел буе федераль округының Уфа, Самара, Түбән Новгород кебек эре шәһәрләре белән чагыштырганда да зуррак.


Узган ел Казанда барлыгы 12 мең 825 гаилә (узган ел белән чагыштырганда 459 парга күбрәк) төзелгән. 5 мең 291 гаилә таркалган.


Соңгы биш елда башкалабызда үлүчеләр санына караганда туучылар саны күбрәк. 2009 елдан башлап Казанда үлүчеләр саны 6,5 процентка кимегән. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!