ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Халык инвентаризациясе” районнарда да узачак


Башкалада старт алган “Халык инвентаризациясе” акциясен районнарда да үткәрәмәкчеләр.


“Халык инвентаризациясе” дип аталган гомумшәһәр акциясе 30 октябрьдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты инициативасы белән башланып киткән иде. Ул хуҗасыз йортларны, биналарны, буш торган җир участоклары, шулай ук тиешле техник халәттә булмаган корылмаларны ачыклауга юнәлдерелгән.Башкалада узган акция кысаларында казанлылардан ике ай эчендә 798 хәбәр килеп ирешкән. Нәтиҗәдә, 302 бина һәм 272 җир участогы контрольгә алынган.  


Ел дәвамында халыктан хуҗасыз биналар, буш торган җир участоклары, тиешле булмаган техник хәлдәге корылмалар турында хәбәрләр кабул ителәчәк. Моның өчен районнарда махсус call-үзәкләр эшләр, дип көтелә.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!