ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алабуганың үз медале булачак


Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпне тәмамлаганда бирелә торган алтын һәм көмеш медальләрне бетерергә җыенса да, Алабугада бу матур традицияне дәвам итмәкчеләр.


Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Ривал Зарипов бары тик Алабуга мәктәбен тәмамлаган укучыларга гына биреләчәк яңа билге – медаль уйлап табу тәкъдиме белән чыккан. Район башлыгы Геннадий Емельянов исә, тиешле документлар әзер булгач, бу мәсьәләгә алыначагын белдергән.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!