ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең бәясе уртача 3,9 процентка артачак

 

Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү уртача 3,9 процентка артачак. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгыннан хәбәр итәләр.


Яңа тариф буенча суның 1 метр кубы өчен – 20,7, бер метр куб юынтык суны чыгару өчен 15,25 сум түләргә туры киләчәк. Җылылыкның 1 Гкалы 1 мең 547 сум торачак. Ә электр энергиясенең 1 кВтының бәясе беренче ярты еллыкта – 2,88, икенче ярты еллыкта 2,99 сум булыр дип көтелә. Әлеге бәяләр Татарстанның Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!