ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда кораллар яшерелгән урын табылган

 

Казанда полиция хезмәткәрләре кораллар яшерелгән урын тапканнар. Соңрак аның башкалада яшәүче 50 яшьлек ир–атныкы булуы ачыкланган. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.


Кораллар Зур Мөхәммәтшин урамындагы 37 йорт янында җиргә күмелгән булган. Яшерен урында Калашников автоматы, “Сайга-410” ау карабины, “Аграм–2000” пистолет–пулеметы, ау мылтыгы, револьвер, 279 патрон, 3 шартлаткыч һәм берничә кулдан ясалган корал да булган. Яшерен урын хуҗасына карата җинаять эше ачылган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!