ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Узган ел Татарстанда җинаятьләр саны 10,8 процентка кимегән


2013 елда Татарстанда 46 мең җинаять очрагы теркәлгән. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 10,8 процентка кимрәк.


Республиканың Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда 10 мең авыр һәм аеруча авыр җинаять очрагы теркәлгән. Шуларның 63,3 проценты ачылган.


Узган ел республикада теркәлгән җинаятьләрнең 928е җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган. 400 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!