ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда уртача пенсия күләме 9 мең 851 сумны тәшкил итә


Татарстанда уртача пенсия күләме 9 мең 851 сумны тәшкил итә. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 9,8 процентка күбрәк.


Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондыннан алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта республика халкының 28 проценты (1 миллион 75 мең кеше) лаеклы ялда. Бер ел эчендә Татарстанда пенсионерлар саны 15 мең 500 кешегә арткан.  


2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе 6 процентка инденсацияләнәчәк. Агымдагы елның 1 апреленнән исә хезмәт пенсиясе тагын 2 процентка, социаль пенсия 17,6 процентка артачак, дип хәбәр итәләр Пенсия фондында.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!