ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан чит ил туристлары тарафыннан ял итү өчен иң уңайлы шәһәрләрнең берсе дип табылган


Казан чит ил туристлары тарафыннан ял итү өчен иң уңайлы шәһәрләрнең берсе дип табылган. Ул рейтингның бишенче баскычын били.


Кунакларны башкаланың бай тарихы, төрле милләтләрнең бер булып яшәве, зур үзгәрешләр кичергән инфраструктурасы җәлеп итә икән.


Беренче дүртлектә Мәсәкәү, Санкт-Петербург, Адлер һәм Екатеринбург шәһәрләре урнашкан. Чит ил гражданнарында кызыксыну уяткан Россия шәһәрләре арасында Түбән Новгород, Новосибирск, Владивосток, Сочи һәм Пермь шәһәрләре дә бар.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!