ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Суд “Булгария” капитанының беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитовның акылы сау дип тапкан


Бүген башкаланың Мәскәү районы судында “Булгария” капитанының беренче ярдәмчесен психик авыруларга тикшерүнең нәтиҗәләре игълан ителде. Суд  капитанның беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитовның акылы сау дип тапкан.


“Хәмитовның психик тайпылышлары юк, моңарчы да булмаган. Үз-үзен контрольдә тота, үз гамәлләре өчен җавап бирерлек”, – дип белдергән казый Сергей Якунин.


122 кешенең гомерен өзгән фаҗига китереп чыгаруда гаепләнүчеләр рәтендә, Рамил Хәмитовтан тыш, елга регистры белгече Яков Ивашов, Ространснадзор идарәсенең Казан бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев һәм аның баш инспекторы Владислав Семенов та бар.   

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!