ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан җәяүлеләр арасында үлем очракларының саны буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынга чыккан


Carobka.ru порталы үткәргән тикшерү барышында, Татарстан җәяүлеләр арасында үлем очракларының саны буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынга чыккан.


Рейтингның беренче өчлегендә Краснодар крае, Башкортстан республикасы, Нижгар өлкәсе урашкан. Дүртенче урында – Кемерово өлкәсе.


Белгечләр фикеренчә, Россия юлларында җәяүлеләрнең үлем очраклары, нигездә, җәяүлеләр өчен махсус юл аркылы чыгу урыннарының аз булуы, шәһәр эчендә хәрәкәт иткәндә автомобильләргә югары тизлек рөхсәт ителү, юлларның тиешенчә яктыртылмавы, “тимер ат” хуҗалары белән җәяүлеләрнең  бер-берсен хөрмәт итмәве сәбәпле килеп чыга. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!