ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Ак барс Аэро” һәм “Татарстан” авиакомпанияләр әҗәткә баткан


Республиканың иң эре авиакомпаниясе “Ак барс Аэро”ның хезмәткәрләренә 35,3 миллион сум әҗәте бар. Бурычлар ягыннан “Татарстан” авиакомпаниясе дә калышмый. Аның хезмәткәрләренә 30,5 миллион сум хезмәт хакы кайтарасы бар.


мультики онлайн бесплатно

Дөрес, бу көннәрдә авиакомпания 2013 елның октябрь, ноябрь айлары өчен хезмәт хакы тапшырган. Гыйнвар ахырына кадәр авиакомпаниядә декабрь ае өчен хезмәт хакын түләргә планлаштыралар.


Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстан оешмаларының 4,7 мең хезмәткәргә 119,8 миллион сум әҗәте бар. Транспорт өлкәсе предприятеләренең бурычы аеруча күп җыелган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!