ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанның уникенче номерлы мунчасында янгын чыккан


Казанның Товарищеская урамында урнашкан уникенче номерлы мунчада янгын чыккан.


Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 35 кеше янгын урыныннан чыгарылган, зыян күрүчеләр юк.

Ут ялкыны мунчаның чолан өлешен ялмап алган. Бинаның беренче, икенче катлары зыян күрмәгән.


Хәзерге вакытта янгынның ни сәбәпле килеп чыкканлыгы ачыклана.  

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!