ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ике атна элек югалган Рамилә Сәлимҗанованың үле гәүдәсе табылган


Кичә ике атна элек югалган Рамилә Сәлимҗанованың үле гәүдәсе табылган.


6 гыйнвар көнне Артур исемле элеккеге йөргән егете белән чыгып киткәннән соң юкка чыккан Рамилә Сәлимҗанованы өч республика (Татарстан, Марий Иле, Чувашия) территориясеннән эзләделәр. Рамилә Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче курсында белем алган, “Форд Фокус” машинасында йөргән. Нәкъ менә шушы “тимер ат” кыз баланың башына җиткән дә инде. 


Артур иптәш егете белән Рамиләне үтерү планын алдан уйлап куйган. Кызны Васильево бистәсендә атып үтерәләр. Эзне суыту өчен Рамиләнең сумкасын Марий Иле республикасының Красногорский бистәсендә ташлап калдыралар. Машинаны 300 мең сумга сатып җәбәрәләр. Развлекательный портал Избушки.нет открывает двери в сказочный мир юмора и приколов! Кулга алынгач, җинаятьче егет кызның мәете яшерелгән урынны күрсәтә.


Рамилә Сәлимҗанованы иртәгә Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында җирлиячәкләр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!