ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Саба районында укучыларны ярышка илтүче микроавтобус һәлакәткә очраган

 

Кичә Саба районында Казан – Шәмәрдән юлының 104нче чакрымында укучыларны көрәш бәйгесенә алып баручы “Fiat Ducato” микроавтобусы һәлакәткә очраган. Беренчел мәгълүматларга караганда, автобуска каршы як юлга чыккан “LADA Largus” автомобиле килеп бәрелгән.


Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм анда утырып барган ике кешенең гомере өзелгән. Микроавтобуста 1998-1999 елгы 8 укучы малай һәм ике тренер барган. Укучыларның берсе авыр хәлдә, икесенең  баш мие селкенгән. Автобуста барган ике өлкән кеше Республика клиник хастаханәсенең травмотология үзәгенә озатылган. Укучыларның бишесе һәм бер өлкән кеше өйләренә җибәрелгән, дип хәбәр итәләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!