ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Казан-Арена” иң яхшы стадион исеменә дәгъва кыла

 

“Казан-Арена” стадионы 2013 нче елда ачылган иң яхшы спорт аренасы исеменә дәгъва кыла. Бу хакта StadiumDB.com порталы хәбәр итә.


Казандагы стадионнан кала, дәгъвачылар исемлегендә Бразилия, Кытай, Франция, Ирак, Чили, Бельгия, АКШ, Канада, Төркия һәм Швециядән тагын 17 арена бар. Бәйгене оештыручыларның берсе Михал Карас “Казан-Арена”га: “Зур экранлы стадион Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә күңелне иң нык җәлеп итә торган футбол корылмаларының берсе булып санала”, – дип югары бәя биргән.


Иң яхшы стадионны сайлау быел дүртенче мәртәбә үткәрелә. Алдагы елларда бу исемгә “Гремио” (Порту-Алегри, Бразилия), PGE Arena (Гданьск, Польша) һәм Aviva Stadium (Дублин, Ирландия) стадионнары лаек булган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!