ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанның кайбер районнарында кар явуы көтелә

 

Якындагы 2 көндә Татарстанның кайбер районнарында көчле булмаган кар явуы көтелә. Түбән температура да сакланачак, дип фаразлый синоптиклар.


Иртәгә – пәнҗешәмбе көнне аязучан болытлы һава. Урыны белән кар явачак. Көндез – 15-20 градус, аязганда – 24 градус салкын булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән температура – 22-27 градуска, аязганда 32 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда – бозлавык.


7 февраль көнне дә шундый ук һава торышы саклана. Шимбә бераз җылытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итәләр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!