ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Рубин” футбол клубының директоры Мәскәүгә китә

 

“Рубин” футбол клубының күптән түгел генә билгеләнгән директоры Владимир Леонов Мәскәүгә китә. Ул Россия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шуваловның ярдәмчесе вазыйфасын башкарачак. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, “БИЗНЕС Online” газетасы хәбәр итә.


36 яшьлек Леонов Мәскәүдә ике эре проект – 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатын һәм 2019 елда Красноярскта узачак Универсиаданы җитәкләр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, Владимир Леонов 2008 елдан бирле Казан Универсиадасы дирекциясен җитәкләде. “Рубин” клубының директоры итеп ул узган елның декабрь ахырында гына билгеләнгән иде.


Сүз уңаеннан, бу атнада “Рубин”нан тагын бер кеше китте – клубның атаклы уенчыларының берсе венесуэлалы Саломон Рондон Петербургның “Зенит” командасына күчте. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!