ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда табиб ялгышыннан зыян күрүчеләр өчен “кайнар линия” ачылды


Татарстанда табиб ялгышыннан зыян күрүчеләр өчен “кайнар линия” ачылды. Әлеге хезмәтне Казан хокук яклау үзәге оештырды.


Үзәк юристлары зыян күрүчеләргә нинди документлар әзерләргә, кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген бушлай аңлатып бирәчәк. Медицина ярдәменең тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәвен раслаучы документлар булган очракта, белгечләр зыян күрүченең мәнфәгатьләрен судта якларга да әзер.


“Кайнар линия” телефоны – 8 (843) 277-03-86. Аның буенча 20 февральгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!