ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан Кремлендә туристлар аудиогидлардан файдалана алачак

 

Киләсе айдан башлап Казан Кремленә килгән туристлар аудиогидлардан файдалана алачак. Бу хакта Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева хәбәр иткән.


Аудиогидлар булдыру карарын маркетинг тикшерүе уздырганнан соң кабул иткәннәр. Туристларны объект белән таныштыруның әлеге ысулы дөньяның барлык танылган музейларында кулланыла. Вәлиева сүзләренчә, мәгълүмат татар, рус, төрек, инглиз, немец һәм француз телләрендә биреләчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!