ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда 5 яшьлек кызның үлемен тикшерү башланган


Кичә Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә 5 яшьлек кызның гомере өзелгән. Табиблар фаразлавынча, кыз бала яшен тизлегендә тарала торган менингококк инфекциясен йоктырган булган.


Әти-әнисе табибларга баланың авыртудан зарлана башлавының икенче көнендә мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә килеп озак та үтми кызның йөрәге туктаган. Үлемнең сәбәбе медицина экспертизасыннан соң билгеле булачак. Татарстанның Тикшерү комитеты вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!