ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда АИ-93, 92 һәм АИ-95 маркалы бензинга бәя арткан


Казанда АИ-93, 92 һәм АИ-95 маркалы бензинга бәя арткан. Татарстанстат идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзер әлеге маркалы бензиннарның бер литрына уртача бәя  28,87 сум һәм  31,91 сумны тәшкил итә.


А-76 (АИ-80) маркалы бензин - 27 сум һәм дизель ягулыгы - 32,95 сум, дип хәбәр итә Татарстанстат.


Идел буе федераль округының башка төбәкләре арасында А-76 (АИ-80) маркалы бензин өчен иң түбән уртача бәя Саратовта күзәтелгән, АИ-93,92 һәм АИ-95 маркалы ягулык – Самарада. Ульяновскида дизель ягулыгына иң түбән бәя куелган.


А-76 (АИ-80) маркалы бензин өчен югары бәя Кировта, иң кыйммәт АИ-93,92  – Түбән Новгородта, АИ-95 һәм дизель ягулыгы – Оренбургта югары бәяле санала.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!