ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ел башыннан бирле Татарстанда 391 янгын очрагы теркәлгән


Ел башыннан бирле Татарстанда 391 янгын очрагы теркәлгән, 39 кешенең гомере өзелгән. Яңа елның беренче ике аендагы янгыннар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,2 процентка күбрәк.   


Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, янгыннарның килеп чыгуына, нигездә, гыйнвар ахырында республикада хөкем сөргән 35 градуслы салкыннар сәбәпче.


Халык мичле җылыткычлардан актив файдаланган. Янгыннарның 25 проценты (96 очрак) нәкъ менә шушы җиһазны дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан 75 янгын очрагында 17 кешенең гомере өзелгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!