ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Түбән Камада эчәк авырулары йоктыручылар 9 процентка арткан

 

Түбән Камада сальмонеллёз, скарлатина, мононуклеоз кебек йогышлы эчәк авырулары эләктерүчеләр 9 процентка арткан. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Түбән Камадагы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин хәбәр итә.


Аның сүзләренчә, йогышлы эчәк авыруларының артуы медицина хезмәтенең һәм ризыкның сыйфаты түбән булуга бәйле. “Азык продуктлары җитештерүчеләрне өч елга бер тикшерәбез. Ахыргы тикшерү “Магнит” челтәренең яңа кибетендә булды. Күптөрле кагыйдә бозулар теркәлде, 1,5 миллион сум штраф салынды”, – дип белдергән ул.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!