ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан прокуратурасы Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсен тикшерә

 

Татарстан прокуратурасы Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсен тикшерә. Тикшерү үткәрүгә әлеге медицина оешмасында бер-бер артлы 2 кызның үлүе сәбәп булды.


Исегезгә төшерәбез, 12 февральдә Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсендә 16 яшьлек кызның үлүе хәбәр ителде. Ул бирегә “ангина” диагнозы белән китерелгән, уколдан соң шок кичереп, гомере өзелгән. Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча җинаять эше ачты. Икенче көнне – 13 февральдә шушы ук хастаханәдә 6 яшьлек кыз бала үлде. Беренчел мәгълүматларга караганда, аның гомере өзелүгә яшен тизлегендә таралучы менингококк инфекциясе сәбәп булган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!