ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаллыда яшәүче күп балалы анага 3 катлы коттедж бүләк иткәннәр

 

Чаллыда яшәүче биш бала анасы Оксана Рыжковага бер хәйрияче 3 катлы коттедж бүләк иткән. 6,5 миллион сумлык әлеге йортка ишле гаилә 1 мартта күчәргә ниятли.

 

Ялгыз ана булуына карамастан, моңарчы Оксана Рыжкова гаиләсе тулай торакның 27 квадрат метрлы бүлмәсендә яшәгән. 2011 елда алар гаиләсен фатир чиратыннан төшергәннәр. Бу вакытта Оксананың ике олы кызы үзләре дә балалар тудырганга күрә, Чаллы хакимияте бу гамәлне, хәзер сезнең фатирда гадәти (күп балалы булмаган) өч гаилә яши, дип аңлаткан. Играй в кс с ботами - podbot, zbot 1.5 по LAN или в мультиплейер. Хочешь скачать кс с ботами бесплатно, и играть с ботами на серверах кс, разминируя бомбу, спасая VIP, сервера csdm, zombie cso.

 

Чиратка кире алсыннар өчен Рыжкова ачлык игълан итеп тә караган, Мәскәү түрәләренең ишек төбен дә таптаган, гаделлек даулап йөргәндә хастаханәгә дә, юләрләр йортына да эләккән. “Чират җиткәнче кызларымның үсеп, бала тудырырга өлгерүенә мин гаеплеме? Яңа йортка күчкәннән соң да амораль законнарга каршы көрәшүемне дәвам итәчәкмен”, – дигән Рыжкова.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!