ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан халыкның медицина оешмаларыннан канәгать булмавы ягыннан Россиядә бишенче урынга чыккан


Татарстан халыкның медицина оешмаларыннан канәгать булмавы ягыннан Россиядә бишенче урынга чыккан. Республикада 1 миллион пациентка 1097 зарлану очрагы туры килә.


http://anabolik-store.com/tabletirovannyie_steroidyi/stanozolol/strombafort_10mg.html

Кирәк вакытта табибны урынында туры китерә алмау, медицина хезмәте күрсәтүдән баш тарту һәм табибларның бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәтләр өчен акча “каеруы” республика халкында аеруча зур ризасызлык уяткан.


Татарстан Мәҗбүри иминиятләштерү территориаль фонды тарафыннан төзелгән “кара исемлек”кә Россиянең 11 хастаханә һәм дәваханәсе кертелгән. Антирейтингның беренче баскычында – Новгород өлкәсе (1097 зарлану), икенчедә – Санкт-Петербург (1020), өченче һәм дүртенчедә Томск өлкәсе (678) белән Камчатка крае (622) урнашкан.

Әлеге медицина оешмаларында пациентлар хокукы буенча вәкаләтле вәкил кизү торачак.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!