ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда эшсезлек күрсәткече Россиянекеннән ике тапкырга түбәнрәк

 

2014 елның 1 гыйнварына Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,58 процентны (3557 кеше) тәшкил иткән. Бу – соңгы 19 елда теркәлгән иң түбән күрсәткеч.


Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Мәшгульлек үзәге директоры Валерий Корнеев хәбәр итте. Чагыштыру өчен, 2010 елдагы кризис чорында башкалада эшсезләр саны 13 мең 300гә җиткән булган. Казанда бүген 19 мең эш урынына хезмәткәр таләп ителә. Бу – һәр эшсезгә 4тән артык эш урыны туры килә дигән сүз.


Сүз уңаеннан, Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча илдә эшсезлек күрсәткече 1,2 процентны тәшкил иткән. Бу – Казандагы күрсәткечтән ике мәртәбә зуррак.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр