ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” акциясе башланды

 

Татарстанда “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” акциясе башланды. Әлеге чара наркотиклар аркасында авыр хәлдә калучыларга бушлай консультация бирүдән гыйбарәт. Акциядә наркополиция хезмәткәрләре белән беррәттән, психологлар, табиб-наркологлар да катнаша.


Консультация алу өчен 273-43-45 номеры буенча “ышаныч телефоны”на шалтратырга кирәк. Шулай ук әлеге номер аша наркотик сатучылар хакында да хәбәр бирергә мөмкин. Быел телефон аша алынган хәбәрләр нигезендә 10 җинаять эше кузгатылган. деньги под проценты НН

 

Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген Республика наркология диспансерында 17 мең наркотик кулланучы исәптә тора, аларның 8 меңе наркомания чире белән авырый.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!