ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Шимбә көнне Казанда Нәүрүз бәйрәме узачак

 

22 мартта  шимбә көнне Казанда Камал театры каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортыннан хәбәр итүләренчә, бу – соңгы елларда Нәүрүзнең шулай зурлап беренче мәртәбә уздырылуы.

 

Бәйрәм сәгать 10.00да башланыр дип көтелә. Мәйданда корылган палатка һәм тирмәләрдә милли җәмгыятьләр декоратив-кулланма сәнгать үрнәкләре белән таныштырачак. Биредә үк милли уеннар, йола-биюләр башкарылачак. Программага Халыклар дуслыгы йортының милли коллективлары концерты да кертелгән. Кунакларны әзербәйҗан, төркмән, таҗик, үзбәк, казах, әфган һәм башка милли-мәдәния автономия вәкилләре котлаячак. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!