ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Быел Кырымга баручы Татарстан туристларына өстәмә ташламалар ясалачак

 

Быел Кырымга баручы Татарстан туристларына 15-30 процент ташламалар ясалачак. Бу хакта Татарстанның Туризм агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.

 

Аның сүзләренчә, быел Кырымга Украинадан килүчеләр туристлар саны азрак булыр дип көтелә, ташламалар шуңа бәйле. Татарстан туристлары өчен ял урыннары гына түгел, билетлар да арзанрак бәядән тәкъдим ителәчәк. Май урталарыннан сенябрьгә кадәр Казаннан Симферопольгә кадәр атнага кимендә дүрт тапкыр туры очышлар оештырылыр дип көтелә. “Кырымда туристларны каршы алырга бар нәрсә әзерләр, бөтен шартлар тудырылган”, – дип белдерде Иванов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!