ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Салкын тидерүчеләр 20 процентка кимегән

 

Татарстанда узган атнада салкын тидереп авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 19,8 процентка кимегән.

 

24-30 март көннәрендә вирус эләктерүнең 9 мең 440 очрагы теркәлгән. Бу – эпидемик чиктән 36,5 процентка түбән, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсеннән.

 

Шулай да, Казанда чирнең таралу дәрәҗәсе әлегә югары булы кала бирә. Узган атнада 9 мең 58 кеше вирус йоктырган. Бу – эпидемик чиктән 15,3 процентка югары.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!