ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан Россиянең иң яхшы ун шәһәре исемлегеннән төшеп калган


“Секрет фирмы” журналы төзегән рейтинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан Россиянең иң яхшы ун шәһәре исемлегеннән төшеп калган. 


Рейтинг төзегәндә балалар бакчасында бер урынга ничә бала туры килүе, җан башына туры килгән уртача торак мәйданы кебек 13 төрле күрсәткеч исәпкә алынган. Шулар нигезендә Казан рейтингның 17 урынында урнашкан. Узган ел исә ул беренче бишлеккә кергән булган. Түбән Кама шәһәре, 3 баскычка югары күтәрелеп, рейтингның 59 баскычын били. Узган ел 77 урында булган Яр Чаллы шәһәре исә хәзер 86 баскычта.


Беренче өчлектә – Калиниград, Краснодар, Белгород шәһәрләре. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!