Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /20.03.2017/


Казан читендә Җаным дип аталган яңа бистә төзеләчәк

 

Ул Салмачы бистәсе янында урнашачак.

 

e-kazan.ru  порталы мәгълүматларына караганда, шәһәр хакимимияте яңа бистә планының проектын раслаган инде. Джанымда 750 кешегә исәпләнгән 262 йорт төземәкчеләр. Бистәдә барлык төр кирәк-ярак, азык-төлек сатылган кибетләр, балалар бакчалары, даруханә белән спорт комплексы да эшлиячәк. Бистәгә кадәр җәмәгать транспорты да йөриячәк. 

 

Бистәнең кайчан төзелә башлавы әлегә билгеле түгел.