Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /20.03.2017/


Кайсы депутат ничек эшли? 

 

Белгечләр Дәүләт Думасындагы иң файдалы депутатларны ачыклаган. Политологлар Алексей Мартынов белән Дмитрий Гусев халык ышанычлыларына бәя биргәндә аларның парламенттагы һәм төбәкләрдәге эшчәнлегенә, җәмәгатьчелек фикеренә, матбугаттагы чыгышларына игътибар иткән.

 

Беренче урынны “Бердәм Россия”дән Ирина Яровая алган. Шул ук партиядән Сергей Неверов – икенче, Павел Крашенинников исә өченче булган. Татарстаннан сайланган депутатлар арасыннан иң зур бәяне Александр Сидякин алган. Белгечләр депутатларның эшчәнлегенә бәя биргәндә дүрт юнәлешкә игътибар иткән. Парламентта иң тырышып хезмәт куйган 50 кеше арасына безнекеләрдән Александр Сидякин белән Айрат Фәррахов кергән. Сидякин халыктан иң күп тавыш җыйган һәм матбугатта иң еш чыгыш ясаган депутатлар исемлегендә дә бар. Төбәкләр белән иң күп эшләгән 50 кеше арасында исә Айрат Хәйруллин телгә алына. 

 

1-1