Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /20.03.2017/


Прокуратурага "Татфондбанк"ның 191 кертемчесе мөрәҗәгать иткән

 

Башка банклардан зыян күргән кешеләр дә хокук саклаучылардан ярдәм өмет итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйткән.

 

"Республика прокуроры Илдус Нәфыйков прокурорларга хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үзләре яклый алмаган кешеләргә ярдәм кәрсәтергә, суд карарларының тиз арада үтәлүен тәэмин итәргә кушты", – дигән Галиев.