Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /20.03.2017/


Быел Казанда 2,7 мең күпфатирлы йортта күзәтү камералары урнаштырылачак.

 

Хәзерге вакытта башкаладагы 1,2 мең йортта андый җиһазлар урнаштырылган инде.

 

Бу хакта кичә шәһәр башкарма комитетында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә  шәһәр башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов хәбәр итте. “Видеоҗиһазлар урнаштырган өчен торак милекчеләреннән түләү алынмый”, – дип ышандырды ул.