Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /21.04.2017/


Татарстанда шәһәр арасында йөри торган автобуслар хәркәте ачылды

 

Бүген иртән 108 автобус юлга чыккан. Автобуслар хәрәкәте кичә кич чикләнгән иде. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, федераль юлларны чистартау өчен 74 техника чыккан, бозлавыкка каршы 298 тонна матдә сибелгән.

 

Аэропортларда исә һава торышы аркасында тоткарлыклар булмаган. Кичә "Казан" аэропортыннан 73 рейс ясалган. Тимерьюлы транспорты да гадәттәгечә эшли.