Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /21.04.2017/


“Халыклар съезды – бездә яшәүче халык белән эшләүнең бер ысулы”. 

 

Бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. 

 

Мәгълүм булганча, иртәгә башкалада Татарстан халыкларының III съезды узачак. Анда Казанда яшәүче милли диаспораларның 200ләп вәкиле һәм Татарстан районнарыннан 500ләп делегат катнашуы көтелә.

 

“Иртәгә без Татарстан халыкларының III съездын үткәрәчәкбез. Мондый чаралар традициягә әйләнде һәм ул 10 елга бер тапкыр уздырыла. Бу бездә яшәүче халык белән эшләүнең бер ысулы. Съездның беренчесе 1992 елда үткәрелде. Ул чагында ил үзенең киләчәген билгели иде. Без исә җыелып, ул замандагы актуаль мәсьәләләр, Татарстанның киләчәге хакында ачыктан-ачык сөйләштек”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул съезда федераль үзәктән һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә вәкилләр катнашты. Шул еллар эчендә без бик зур эшләр башкардык. Хәзерге вакытта Татарстан Халыклары Ассамблеясы канаты астында бөтен милләтләр дә бергә тупланды диярлек һәм алар юридик яктан да автономия буларак теркәлде”.