Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /19.05.2017/


Татарстанда ел башыннан дәүләт хезмәтләре порталы аша 2,6 миллион түләү башкарылган

 

Иң популяр бүлекләр булып торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, мәктәпкәчә белем бирү өчен акча күчерү һәм штрафларны түләү кала бирә

 

Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Ачыкланганча, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү, мәктәпкәчә белем бирү өчен акча күчерү һәм штрафларны каплау иң популяр түләү төрләреннән санала икән. Мисал өчен, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен республика халкы 1,2 миллионнан артык, ә балалар бакчасына 350 мең мәртәбә электрон дәүләт хезмәте порталы ярдәмендә акча күчергән.Сүз уңаеннан, апрельдән газ белән тәэмин итү өчен түләгәнгә дә комиссия тотып калынмый башлады.