Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /17.07.2017/


Казанда кыска арага йөзүдә Дөнья Чемпионаты узачак

 

2022 елгы ярышны оештыру хокукы өчен көрәштә Татарстан башкаласы Таэбэй һәм Гонконгтан өстен чыкты. Бүген халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) әнә шунда карар кабул итте.

 

Чемпионатны уздыру турындагы килешүне Татарстан ягыннан республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов имзалады. 2024 елда исә бу ярышны Венгрия башкаласы будапешт кабул итәчәк. Бу көннәрдә аны Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты уза. Билгеле булганча, ике ел элек бу чара Казанда булган иде.