Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /11.08.2017/


Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше барачак

 

Республика мөселманнары өчен өстәмә 500 квота бүлеп бирелгән.

 

Татарстаннан хаҗ кылырга 1700 кеше барачак. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Россиягә 20,5 мең квота гына биргән булса да, соңрак өстәмә 3 мең урын алынган. Шуларның 500е Татарстанның булачак хаҗиларына бүлеп бирелгән.


Бу хакта бүген “Мәскәү — Казан — Симферополь” видеокүпере барышында Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.

Билгеле булганча, Татарстаннан хаҗ кылырга мөселманнарның бер өлеше иртәгә, шимбә көнне кузгалачак.