Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /13.09.2017/


Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тикшерә

 

Татарстанда яшәүчеләргә республиканың медицина оешмаларында ярдәм күрсәтүнең сыйфаты турында фикерләрен белдерергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә "Татар-Инфом" агентлыгы.

 

Фикерләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган анкета аша белдерергә мөмкин. Шулай итеп, Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксына һәм халыкка быелның 1 декабренә кадәр үз фикерләрен җиткерергә тәкъдим итә.