Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /13.09.2017/


"Татспиртпром" чит төбәкләрдә сату күләмен 55 процентка арттырган

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Татспиртпром" АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Ул ТР Хөкүмәте йортында узды.

Утырыш барышында 2017 елның беренче ярты елы өчен "Татспиртпром" АҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда компания  продукциясен Татарстаннан читкә чыгаруны киңәйтү буенча эшен дәвам итә. Хисап чорында Россия төбәкләрендә продукция сату 55 процентка арткан. Шулай ук республиканың үзендә сатуның үсеше 17 процентка арту күзәтелә. 

Директорлар советы тарафыннан Чистайда "Ак Кремль” сыра заводы төзү буенча инвестпроект каралды һәм расланды. Аны файдалануга тапшыру 2018 елга планлаштырылган, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Утырыш кысаларында шулай ук "Татспиртпром" АҖнең агымдагы эшчәнлегенә караган башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар.