Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /13.09.2017/


Җылы һава торышы киләсе атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин

 

Республикада киләсе сишәмбегә кадәр җылы булырга мөмкин. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев әнә шулай дип фаразлый. 

 

Аның фикеренчә, бүгенге җылы көннәрне "әбиләр чуагы" дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин. Чыны исә сентябрьнең соңгы ун көнендә булырга мөмкин. Казанда бүген көндез һава температурасы 23 градуска кадәр җылынды. Бу – көзге чордагы иң җылы көн булырга мөмкин.